Ат, сарык яки тавык итеннән әзерлибез. Шашлык яңа чалган иттән ике сәгатьтә дә өлгерергә мөмкин.
Әгәр алдан чалынган ит булса, бер яки ярты көн алдан хәстәрен күреп куйсагыз, яхшы булыр.
2 кг иткә 100 г соя соусы, 2 чәй кашыгы аджика, 2 чәй кашыгы гәрчич, ярымбоҗралап туралаган 1 лимон, 1 помидор, 1 баш сарымсак салып болгатып, суыткычка куярга. Тәм кергәннән соң пешереп, табынга яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр белән бирергә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев