Чәйгә җиләкле пирог
Аш-су бүлмәсе

Чәйгә җиләкле пирог

Әбәд чәенә тәмле пирог

Камыр өчен:
100 грамм маргарин яки сыер мае
50 грамм шикәр комы
1 йомырка
0,5 чәй калагы сода + уксус яки 1 бал калагы разрыхлитель
Чеметем генә тоз һәм он 150-200 грамм.

Эчлек өчен:
Җиләк, сметан, шикәр комы

Эш барышы:
Барлык катнашмаларны салып камыр ясыйбыз.

Камырна табага кул белән җәябез. Камыр өстенә җиләкнең суы чыкмасын өчен әзрәк манный сибеп җибәрәбез һәм җиләк салабыз.

Духовкада 180 градуста 35-40 минут пешереп алабыз. Пирог суынгач сметанга шикәр комы салып болгатып пирог өстенә җәябез.

Тәмле булсын.

Тәнзилә Габдрахманова.

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә пирог

Нет комментариев