Өйдә әзерләнгән сыр
Ни дисәң дә үзең ясаган сыр тәмле инде!
1 л сөткә 1кг эремчек салып, болгата-болгата кайнап чыгар дәрәҗәгә килгәч сүндердем, эремчеген сөзеп алдым.
Савытта 100 гр акмай эреттем, шуна эремчек, 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы сода салып, бәрәңге изә торган тимер изгеч белән изә-изә, савыттан аерыла башлаганчы пешердем. Барлыкка килгән массаны савытка салып суытырга куйдым.
Ни дисәң дә үзең ясаган сыр тәмле инде!
Резида Файзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев