Рәмзия Әхмадуллинадан бламанже рецепты
Тәмле булсын!
500 грамм кибет каймагына (сметана) 1 стакан песок, бераз ванилин салып куябыз.
Тимер савытка 6 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы желатин (яки агар-агар) салып 1 сәгатькә бүрттерергә куябыз.
Вакыты җиткәч желатинны утка куеп кайнарлап алабыз (кайнатып чыгармыйбыз).
Сметана өстенә желатинны, туралган җиләк-җимешне (персик, абрикос, груша, алма бара) салып яхшылап болгатабыз.
Кечерәк савытларга салып суыткычка куябыз. Суынгач, табынга куйганда, өстен кырган шоколад белән бизәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев