Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сыек камырдан йомыркалы пирог телне йотарлык була!

Тиз әзерләнә торган бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.

Безгә кирәк булачак:
Он — 7 кашык
Каймак (шәһәрчә) — 200 грамм
Майонез — 1 кашык
Йомырка — 3
Тоз — 0,5 калак
Камыр йомшарткыч — 1 калак.

Эчлек өчен:
Йомырка — 4
Яшел суган — 1 бәйләм.

Эчлек өчен пешкән йомыркаларны һәм яшел суганны вак итеп турыйбыз, бергә кушып бутыйбыз.
Тирән савытка камыр өчен йомыркаларны ватып салабыз, каймак, майонез кушып, күпертәбез. Он, тоз, камыр йомшарткыч кушып, төерләр калмаслык итеп туглыйбыз.

Табага сыек камырның беразын коябыз һәм өстенә тигез итеп эчлекне салабыз. Калган камырны өстенә коеп, 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 45 минут пешерәбез.

Бу тәмле, туклыклы пирог тулысынча кичке ашны алыштыра ала. Шәһәр каймагы булмаса, майлы оеган сөт яисә кефир да ярый.
Тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт пирог