Томат согы
Аш-су бүлмәсе

Томат согы

10 кг помидордан 6 литр сок чыкты.

10 кг помидорны иттарткыч аркылы чыгардык. Иләк аркылы согын сыктык.

10 кг помидордан 6 литр сок чыкты.

Сокны кайнатырга куйдык, күбеген җыеп алдык. 6 литрга 6 аш кашыгы шикәр комы, 6 чәй кашыгы тоз салдык. Сез үзегезчә сала аласыз, тәмен кабып карый-карый өстәгез.

10 минут акрын утта кайнаттык. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куйдык.

Миләүшә Фәрхетдинова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев