Тузганактан кайнатма
Аш-су бүлмәсе

Тузганактан кайнатма

Тузганак кайнатмасы организмның тонусын күтәрә, нерв системасын стимуллаштыра, матдәләр алмашы процессларын яхшырта, организмны токсиннардан чистарта, ялкынсыну процессларын туктата, бавыр авыруларын дәвалаганда булыша, ашказанының кислоталылыгын киметә һәм башка бик күп файдалы үзлекләргә ия

Ниһаять, тузганактан кайнатма ясар вакыт җитте бит, дуслар! Бик файдалы һәм тәмле булган рецепт белән уртаклашабыз.

Кирәк: дүрт йөз грамм тузганак чәчәге, ике стакан су, җиде стакан шикәр.

Чәчәкләрне юарга, су тутырырга һәм утка куярга. Ике минут кайнатып алырга. Аннан соң шикәр салырга да, утка куеп, янә кайнатырга. Җиде минут кайнаткач, чиста банкаларга салырга һәм капкач ябарга.

Чыганак

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев