Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Яңа ел» салаты әзерли беләсезме?

Салаттагы ингредиентлар бер-берсенә бик туры килә, шуңа бу ризык тәмле килеп чыга

Яңа елга аз вакыт калып бара. Күңелләр җилкенәме, дуслар? Әйдәгез, бүген бәйрәм табынына җиңел һәм тиз әзерләнә торган, тәмле яңа салат рецепты өйрәнәбез.

Бу салат өчен фәкать дүрт ингредиент кирәк: 200 грамм виноград, 100 грамм кореяча кишер, 2 йомырка, 200 грамм колбаса яисә ветчина, бер теш сарымсак, майонез кирәк булачак.

Ветчинаны, йомырканы турыйбыз. Виноградның төшен алып, икегә бүлеп чыгабыз. Маринадланган кишерне дә ашарга уңайлы булсын өчен турасагыз яхшы. Сарымсакны вак кыргычтан үткәрәбез. Барысын бергә кушып, майонез салып бутыйбыз.

Салаттагы ингредиентлар бер-берсенә бик туры килә, шуңа бу ризык тәмле килеп чыга.

Яңа елда тормышыгыз да шушы салат кебек тәмле булсын!

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев