Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ялкауларча, ләкин бик тәмле хачапури

Әзер массаны кызган табага салабыз һәм һәр ягын 4-5әр минут кыздырып алабыз

Ике лепёшка өчен сезгә кирәк булачак:
- 1 йомырка
- 1 чәй кашыгы тоз
- 0.5 чәй кашыгы шикәр комы
- 150 гр сөт
- 150 гр он
- 150 гр сыр (бөтен җирдә сулугини сыры кулландык дисәләр дә, мин гади сметанковый дигәнне алдым)

Йомырка, тоз һәм шикәр комын яхшылап болгатабыз. Аннан соң калган әйберләрне дә салабыз һәм яңадан яхшылап болгатабыз. Әзер массаны кызган табага салабыз һәм һәр ягын 4-5әр минут кыздырып алабыз, табаның капкачын ябарга кирәк. Лепёшка әзер булгач алабыз һәм сыер мае сылап куябыз.

Тәмле булсын!

Чыганак: https://www.instagram.com/p/CPoFZUbtK7a/?utm_medium=share_sheet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев