Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Гидрогельнең гөлләргә нинди файдасы бар?

Гидрогель тамыр череге, караяк куркынычын да киметә. Чөнки анда бактерияләр, гөмбәчекләр үрчи алмый

Бакчачылык кибетендә гидрогель күргән идем. Сатучы аны, туфракны алыштыра, дип аңлатты. Бу чыннан да шулаймы?
Чулпан, Апас районы.


Гидрогель — вак сәйләнгә охшаган полимер, ул су йотып, зурая, желега әверелә. Үсемлекләр үскәндә, аннан үзенә кирәк кадәр туклыклы матдәләр һәм дым алып тора.
Гидрогельне чыбыкчаларны тамырландыру өчен дә кулланалар. Гөл, чәчәк савытындагы туфракка кушсагыз, еш су сибү мәшәкатеннән котылырсыз. Гидрогель тамыр череге, караяк куркынычын да киметә. Чөнки анда бактерияләр, гөмбәчекләр үрчи алмый.
1 литр суга 10 г (1 аш кашыгы) гидрогель салып, 30 минут тотарга. Ул арада шарчыклар кабара. Артык суын саркытырга. 200 мл желены 1 л туфракка кушарга була. Орлыкларны тишелдергәндә, чыбыкчаларны тамырландырганда туфрак белән кушарга кирәкми.


Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев