Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Гладиолусларны ничек утыртырга?

Бу чәчәкләрне сез дә яратасызмы?

Гладиолусларны каен яфрак ярган вакытта 10-12 сантиметр тирәнлектә җир +8 +10 градуска кадәр җылынгач утырталар. Бу чәчәкләр уңдырышлы туфракны һәм кояшлы урынны ярата.

Утыртыр алдыннан бер-ике сәгать аларны марганцовка эремәсендә тотыгыз. Зарарсызландыргач, 10 сәгатькә гумат яисә корневин сыекчасына салалар.

Утыртканда бүлбедә бер генә үсенте булырга тиеш, икенчесен сак кына сындырып ташларга кирәк. Сатып алганда да ике үсентелене алмагыз.

Утыртыр алдыннан туфракны 10 литр суда 50 грамм изелгән сарымсак төнәтмәсе белән (1 тәүлек төнәтелгән) сибәргә мөмкин. Гладиолуслар янына сарымсак утыртырга да була.

Нинди тирәнлектә утыртырга ?
Бүлбенең диаметры өчкә тапкырлана - шул тирәнлеккә утыртыла. Үсентесен турыга өскә каратып калдыралар.
Тирәнрәк утыртылган гладиолусның чәчәкләре чагу һәм купшырак, ә сабагы туры гына була. Сай утыртканда - бәбиләре күбрәк була.

Бүлбеләр утыртасы чокырга ком салыгыз, өстен дә башта ком белән, аннан гына балчык белән күмегез.
Гладиолус үскән участокка көн буена кояш яктысы төшсен. Ел саен урынын алыштырып утырталар.

Җәй буена өч тапкыр ашлама кертәләр.
1. Өченче яфрак җибәргәч.
2. Алтынчы яфрагы барлыкка килгәч.
3. Чәчәккә бөреләнгәч.

Гладиолуслар көзгә кадәр чәчәк атып утырсын, дисәгез, аларны атна-ун көн аралыгы белән берничә срокта утыртыгыз.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гладиолуслар