Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Июньдә чәчәргә ярый

Бик тиз үсә торган берьеллык чәчәкләр бар, аларны бакчага июнь башында да чәчәргә ярый, августта чәчәк ата башлаячаклар.

Космея — күптәнге таныш, хәзер аның катлы чәчәклеләре дә бар, гадиләре дә бик матур күренә. Ул шактый озын үсә, чәчәклек артында, койма буенда матур күренәчәк.
Тырнак гөлнең (календула) катлы чәчәклеләре бар. Июньдә чәчелгән календула июльдә чәчәк ата башлый, киләсе елга үзе тишелеп чыгачак. Бу үсемлек бакча корткычларын да куркыта.
Настурция — бик тиз үсеп җитә, аның үрмәләп үсә торган сортларына өстенлек бирергә була. Настурция — акканат, кәбестә күбәләген куркытуы белән дә файдалы.
Львиный зев бик тиз үсеп җитә, көзге кырауларга кадәр чәчәк ата. Киләсе язда үзе тишелеп чыгып сөендерәчәк.
Кларкия салкынга бирешми, корылыкка түзем.
Годеция — бик матур чәчәк, озак чәчәк ата.

Июньнең икенче яртысында икееллыклар — маргаритка, анютины глазки, төрек канәфере чәчә аласыз. Алар киләсе елга чәчәкләре белән сөендерер.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев