Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Орлыкларыгыз әзерме?

Быел яз гадәттәгедән иртәрәк килде. Шуңа күрә эшне яшелчә утыртыласы кишәрлекләрдә дымны күбрәк саклап калу чараларыннан башларга кирәк.

Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда җиләк үстерсәгез, бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.

Әгәр дә бакча җиләгенең 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, иртә өлгерә торган сортлар утыртылган түтәл өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз.

Күпьеллык яшелчә культуралары (батун-суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.

Апрель урталарыннан соң, утыртырга 3 атна чамасы кала, бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яисә подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровойлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларны +8-10, ә уртача өлгерешлеләрен +12-15 градус җылыда борынлаталар.

Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап, дым каплаталар.

Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, кызыл чөгендер, орлык суганы чәчәләр, яшел кыяк, башлы суган өчен орлыклык суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.

Билгеле, бу эшләрне башкарганчы бакчада генераль җыештыру эшләре үткәрү зарур: барлык үсемлек калдыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен җыеп файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, абзар буйларында үскән үләннәрне «Ураган Форте», «Глифос» яисә «Раундап» препаратлары белән эшкәртергә кирәк.

Теплицаларда бу айда кыяр һәм помидорларны карап үстерүне дәвам иттерәләр, ә пленкалы язгы теплицаларны файдалану өчен әзерлиләр (пленка ябалар, биоягулык тутыруны төгәллиләр) һәм кыяр үсентеләрен утырта башлыйлар.

Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерешле кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажанны күчереп утырталар.

Парниклардагы кыяр, помидор һәм яшел килеш кулланыла торган культураларны карап үстерүне дәвам итәләр.

Парникларда икенче әйләнеш өчен кыяр чәчәләр һәм күчереп утыртылган барлык культураларны карап үстерәләр. Апрель ахырында парниклардан ачык грунтка утырту өчен иртә өлгерешле кәбестә үсентесе сайлап алына.

Чыганак

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев