Үсентеләр суган кабыгы белән йомырка ярата
Бакчачыга

Үсентеләр суган кабыгы белән йомырка ярата

Болар барысы да үсенте өчен иң файдалы төнәтмә

Суган төнәтмәсе кәлшәләргә файдалы булудан тыш ул дезинфекция дә ясый. Аны әзерләү өчен 5 л суга 20 г суган кабыгы салып, берничә көн төнәтәсе. Аннары төнәтмәне атнага бер тапкыр сибәргә ярый.

Йомырка кабыгы шулай ук үсентеләр өчен файдалы. 3 литрлы банканың 2/3сенә йомырка кабыгы, аның өстенә җылы су салып, 4 көн тотарга. Аннары 1:3 күләмендә су белән болгатып, кәлшәләргә сибәргә.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев