Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

«Бетмәде әле бу җир йөзендә кешелеклелек, бар ул...»

Волонтерлар көндәлегеннән

Волонтерларыбыз гуманитар ярдәм җыеп, махсус операциядәге егетләргә даими илтә тора. Әле кайчан гына ерак юлны җәһәт кенә узып, кирәкле барлык төр әйберләрне дә тапшырып кайттылар. Инде хәзер чираттагы баруга җыеналар. Соңгы вакыттагы хезмәтләренә күз салыйк әле…

Кечкенә генә Комзавод авылыннан бик зур ярдәм. Ифтар ашыннан җыелган сәдака акчасын биреп, шул акчага бик күп кишер белән кәбестә кайтты. Бик зур рәхмәт ярдәмнәре өчен.

Хәерле кичләр. Бетмәде әле бу җир йөзендә кешелеклелек, бар ул. Булса да, бик сирәкләрдә генәдер. Бар шундый бер таныш түгел кешеләр, миңа килеп хэлемне сорыйлар, эш барамы, тоткарлык юкмы?.. Күңелгә шул чакта шундый рәхәт булып китә. Без үзебез генә, ялгыз түгел икәнлегебез аңлашыла. Менә шундый изге күңелле кешелэр ярдәме белән бүген миңа ашлар ясарга 4 тартма тавык түшкәсе килде. 52 килограмм бит ул. Башлаган эш дәвам итә. Рәхмәт яусын барчагызга. Инде дөньялар тынычлансын, барлык андагы балалар, егетләр, әтиләр өйләренә исән-имин кайтсыннар иде.
* * *
Хәерле иртә, группа, имин, тыныч, сөенечле хәбәрләрдән торган көннәр булсын!!! Эш группасы икәнлекне онытмыйча, төрле видеолар куймыйча, эш турында әңгәмәләрне кулайрак күрәм. Олы юлга чыгар көннәр якынлаша, просто бердәмлек һәм ярдәм кирәк. Z. юнәлешендәге Чепья ягы, медвзвод егетләренә мотоцикл бик тә кирәк. Аннан тыш, госпитальгә дарулар, запчастьләр кирәк. Нинди запчасть икәнен дә язып куйдым, группада ир- атлар әз түгел, ә ноль внимание!
* * *
Зинһар өчен, хатлар языгыз, солдатлар бик көтә, урамда очрасалар да «балалардан килгән хатлар калмадымы сездә?», дип сорыйлар. Чөнки үз балаларын бик сагыналар...
* * *
Һәммәгезгә дә хәерле имин эш атнасы, ил- көннәребезгә тынычлык, Сез — ярдәмчеләргә саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телим! Изге эшебезнең максаты — СВОдагы, госпитальдәге егетләребезгә, ятимнәре-безгә ярдәмне туктатмасак иде. Бүгенге көндә безнең группа Z. дагы районыбызның медвзвод егетләренә горный мотоцикл алуга ярдәм туплыйбыз. Мөмкинлегегездән чыгып, бу изге эштә катнашсак иде. Аннан госпитальгә бик күп медикаментлар, запчастьләр һәм башкалар кирәк. Шулай ук ятимнәрне дә онытырга ярамый, дарулардан башлап, бөтен продукция, кирәк-ярак булса әйбәт. Киемнән башка, чөнки анысы бик күп алып барылды, куярга урыннары да юк. Рәхмәт аңлавыгызга! Олы юлга чыгарга санаулы көннәр калып бара!!!
* * *
Үрнәк гаилә башлыгы, эшендэ искиткеч җитәкче, ярдәмчел, изге күңелле админыбыз Ильмир Солтановка һәр баруда зур ярдәме өчен олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Бу юлы да 300 солдат дәваланучы прифронтовой госпитальнең реанимобиль Газеленә кирәкле запчастьләр белән булыша. Олы йөрәкле Илмир!!! Ниятләп китергән бу запчастьләр садакаләрдән булып барып ирешеп, Аллаһ ризалыгы өчен булсын, кабул итеп, үзегезгә меңе белән кайтарып, савапларын бирсен. Хәләл көч белән тапкан хезмәтегезнең, изге гамәлләрегезнең куанычын күрергә язсын. Гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво