Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Орлылар хәйрия концерты куеп, фронттагыларга кабат ярдәм туплады (фото)

Концерттан һәм авыл халкы ярдәме белән 24200 сум акча һәм күп күләмдә гуманитар ярдәм җыелды һәм волонтерларга тапшырылды.

Ор авылы мәдәният йортында ир-егетләр хөрмәтенә «Солдат булган өчен генә түгел, көн дә кирәк илгә егетләр» дип исемләнгән хәйрия концерты булды.

Кичә бик эчтәлекле булды. Бөек Ватан сугышын, Әфганстан, Чечен сугышын, хәзерге вакытта Украинада барган махсус хәрби операцияне үз эченә алды ул.

Концертка авылыбыз халкын хөрмәтләп, рәхмәт йөзеннән районыбыздан бертөркем волонтерлар катнашты. Концерттан һәм авыл халкы ярдәме белән 24200 сум акча һәм күп күләмдә гуманитар ярдәм җыелды һәм волонтерларга тапшырылды, дип хәбәр итә Ордан үз хәбәрчебез Раушания Гайунуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ор авылы гуманитар ярдәм