Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Фатыйма Гомәрова - авыл китапханәсенең иң актив китап укучысы

Гомәрова Фатыйма Галимҗан кызы 1927 нче елның 17 октяберендә Чирмешән районы Югары Чегодай авылында туган. 3 класс белем алган. Сугыш елларында колхозда урак урган, ашлык суккан.

1945 елда торф чыгаруда эшли. Соңрак (сугыштан соң) пилорамда, Новокузнецк шәһәрен төзүдә катнаша.

1957 елда Балтач районы Салавыч Сәрдегәненә кайта. Лаеклы ялга чыкканчы "Татарстан" колхозында сарыклар карый, сыер сава.

Тырыш хезмәте өчен бик күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә кызы Рауза гаиләсендә Чутай авылында кадерле әни, онык һәм оныкчыкларына яраткан әби булып кадер-хөрмәттә яши.

Фатыйма апа олы яшьтә булса да,Чутай  авылы китапханәсенең иң актив китап укучысы.

Фото: "Хезмәт" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев