“Балалар әти-әниләренең гөнаһлары өчен җаваплымы?”
Дин һәм тормыш

“Балалар әти-әниләренең гөнаһлары өчен җаваплымы?”

Минем кылган гөнаһларым өчен балаларым җавапка тартылмасмы? Балалар әти-әниләренең гөнаһлары өчен җаваплымы?

Хөрмәтле редакция! Үз вакытында мин бик күп гөнаһлар эшләдем. Инде хәзер шуларны аңлап, үзгәрергә тырышам. Минем кылган гөнаһларым өчен балаларым җавапка тартылмасмы? Балалар әти-әниләренең гөнаһлары өчен җаваплымы?

М.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә: “Һәрбер мөэмин үзенең гөнаһларын аңлап тәүбә итәргә һәм төшенкелеккә бирелмәскә тиеш. Бу турыда “Хиҗер” сүрәсе, 56 нчы аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өметен өзмәс, мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр”.

Ислам дине буенча һәр кеше үзенең гамәлләре өчен генә җавап бирә һәм башкаларның, шул исәптән балаларының һәм әти-әниләренең гөнаһлары өчен дә җавап тотмый”.

 

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


гөнаһ

Нет комментариев