Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Фәйрүзә Зәкиева: «Авылыма нур өстәүче мәчетем!»

Күгәрек каплаган мәчет түбәсен күргән саен күңелемнән «Я Раббым, синең ярдәмең белән алыштырасы иде», дип эчтән генә сорый идем!

Бу уем белән Балтач мәчете имамы Рамил хәзрәт белән бүлешкәч, ул миңа: «Бу бик зур, күп чыгым, тырышлык со­рый торган эш. Син үз уеңны ярдәм итә алучы­ларга әйт. Бу эштә Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән ярдәм итүчеләр табылыр, уйлаганыңны башкарып чыгарсың, шуңа барлык кешегә әйт.

Соңыннан, эх, шундый саваплы эшкә көчемне кертми калдым, дип үкенүчеләр булмасын, диде. Һәм мин шул әйтүдән башла­дым. Әйтәләр бит, күңел – курка, кул – эшли, дип. Аллаһның рәхмәте белән төгәлләп, башкарып чык­тык.

Шушы изге эшкә беренчеләрдән булып кушылган, төгәл, пөхтә итеп эшен башкарып чыккан эшчеләр – Бал­тач егетләре, Илнар бри­гадасына зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук зур акчалата ярдәм итүчеләр, алар арасында минем исе­мемне әйтмәгез, дип яше­реп ярдәм итүчеләр булуы да зур куаныч. Материал китерүче Илгизәр Зари­повка да зур рәхмәт.

Бер кирпеч бәһасе кадәр ярдәм итү, бер мәчет төзегән кадәр савап алу­га тиң булуын исәпкә ал­сак, ярдәм итүчеләрнең нинди зур эш башка­руларын күзалдына китерү кыен түгел. Бар­лык ярдәм итүчеләргә дә зур рәхмәт. Ерактан күз явын алырлык булып тор­ган мәчетебездә азан та­вышы ишетелеп торсын, ишекләре ябылмасын. Ра­мазан аенда, барлык авыл­дашларны тәравих намаз­ларына көтеп калабыз.

Фәйрүзә Зәкиева,

Шода авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев