Сүз йөртү, гайбәт сөйләү, яла ягу, башкалар хакында начар сүзләр әйтү Ислам динендә олуг гөнаһ булып санала.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» — дип сорый.
Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белүчеләр», — дип җавап бирәләр.
Һәм Пәйгамбәр: «Әгәр бер кеше турында аның күңеленә хуш килми торган сүзләрне ул югында сөйлибез икән, ул гайбәт була» ,— дип аңлата.
Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ! Ә әгәр ул кимчелек кешедә чыннан да булса?» — дип әйтәләр.
Аллаһның илчесе: «Әгәр ул кимчелек бу кешедә чыннан да булса, син ул югында аның артында гайбәт сөйләгән буласың, әгәр ул кимчелек бу кешедә булмаса, аңа яла яккан буласың», — дип әйтә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев