Көшкәтбаш мәчете Корбан гаетен яңарышлар белән каршылый
Дин һәм тормыш

Көшкәтбаш мәчете Корбан гаетен яңарышлар белән каршылый

Көшкәтбаш авылы мәчетенә иганәчеләр ярдәме белән пластик тәрәзәләр куелды.

Аларны куюда өлеше кергән һәркемгә Аллаһының рәхмәте булсын. Шулай ук Көшкәтбашның уңган хуҗабикәләре Корбан бәйрәме алдыннан мәчетне юып, чистартып чыктылар. Әлеге өмәгә килгән авылдашларыбызга: Гөлфия, Резеда, Гөлшат, Илсияр апаларга, Илсинәгә һәм яшь килен Айгөлгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләрегез һәрчак уң булсын, - дип хәбәр итәләр "ШАТ-Көшкәтбаш" төркемендә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев