6 август- якшәмбе көнне күрше Саба районы Лесхоз бистәсендә мөселман Сабан туе үткәрелә.
Программада милли уеннар, традицион спорт ярышлары, дини конкурслар, викториналар булачак. Балалар өчен бәйгеләр аерым оештырылачак.
Бәйрәмгә килүчеләрнең Ислам кануннары буенча киенүләре шарт (хатын-кызлар яулыктан, озын җиңле, озын итәкле күлмәктән, ирләр түбәтәйдән), дип хәбәр итә оештыручылар. Шулай ук Сабан туена бүләк (бирнә) белән килү хуплана. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев