Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Районыбыз балалары җәйләрне файдалы уздыра

«Балтач нуры» мәхәлләсе-мәчете балаларны үләннәр җыярга дәште

Җәйге озын каникуллар балаларга ямьле ел фасылын файдалы итеп уздырырга мөмкинлек бирә. Балалар лагерьларга баралар, өйдә әти-әниләренә бакча эшләрендә булышалар, әби-бабайда кунак булалар, диңгез буйларында ял итәләр, илнең төрле төбәкләрендә сәяхәтләр кылалар, чит илләргә дә чыгалар, яше рөхсәт иткәне эшкә дә урнаша.

Хөкүмәтебез дә, әти-әни дә балаларның ялын файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлеген булдыра. Дини һәм әхлак тәрбиясе биргән мәчетләребез дә җәйге ялларга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һәрбер мәчеттә диярлек нинди булса үзенчәлекле җәйге ял чарасы оештырыла.

Бистәбездә урнашкан мәчетләрдә мәгънәле, тәрбияви чаралар балаларның күпләп катнашуында үтә. Менә, мәсәлән, «Балтач нуры» мәхәлләсе-мәчете балаларны үләннәр җыярга дәште. Гөлсинә абыйстай оештырган әлеге чара махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән ниятләнде.

Дини йортларыбызның Ватан өчен барган дәһшәтле операциягә ярдәм итүе хуплауга-мактауга лаек. «Балтач нуры» мәчетендә чәй ясау, токмач кисү җәен дә дәвам итә. Барысы да фронт өчен, Җиңү хакына, егетләребезгә бераз гына булса да булыша алу өчен. Егетләребез мәхәллә халкы әзерләгән чәйләрне бик яраталар, соратып алучылар да бар, хәтта Мордовия волонтерлары да мәхәллә чәйләрен «Татарстан чәйләре» дип ватандашларга илтәләр. Балалар да менә солдатларыбызга дип атнаның берничә көнен үләннәр җыюга багышлады. 

— Әлбәттә, үлән җыярга башта әллә ни күп килмәделәр, — ди Гөлсинә Закирова. — Әкренләп арта башладык. Монда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша ала. Бергә-бергә үзебез яшәгән тирәлек белән якыннан таныша, табигатебезгә соклагна алабыз, рәхәт бер ял була үзебезгә дә. Нинди генә файдалы үләннәр үсми бит безнең якларда! Балаларга үлән танырга да бик әйбәт алым, әле бит мәктәптә укыйсылары бар, табигать фәненнән танып укуга җитми. 

Гөлсинә абыстай балаларга табигатьтә чәй эчүләр оештыра, табигатьтә булмаса өендә сыйлый. Ярдәм чараларында улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Сания Шәмсетдинова да бик теләп катнаша, «бала хәсрәтләрен басар өчен шулай йөрисем килә, әле ярый Гөлсинә абыйстай бар, хәлемә керә, урманнарга алып чыга, болыннарда йөрибез менә, кошлар сайравын да ишетәбез, кояш та монда икенче карый, җилләренә кадәр рәхәт. Гомумән, „Балтач нуры“ мәчетендә эшләүче һәркем махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә рәхимле».

Үләннәрне җыйгач я мәчеттә киптерәләр, я абыстайның ябулы биләмәсендә җәеп куялар. Бу балаларга эшкә өйрәнү өчен дә бер чара булып тора, заманча итеп әйтсәк, мастер-класс дип тә атап була. Бөтенесе пөхтә, чиста итеп эшләнә, солдатлрыбызга бары тик чиста ризык кына барырга тиеш, ди абыстай. Шуңа күрә хәзер бик тә иске үләннәрне кабул итүне тыйды, чәй ясаулар бары тик яңа үләннәрдән генә башкарыла.

Шушындый файдалы чаралар, солдатларыбызны онытмау авылларыбызда да үтәдер дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фронтка ярдәм