Равил Бикбаев вәгазе Рамазан аена багышланды
Дин һәм тормыш

Равил Бикбаев вәгазе Рамазан аена багышланды

Менә ниһаять без һәр ай саен көтеп алган вәгазь кичәсе дә үтеп китте!

Җомга кичендә Үзәк мәчетебездә узган вәгазь кичәсенең кунагы Казан шәһәре "Әмәт" мәчете имам-хатыйбы, дин галиме Равил хәзрәт Бикбаев булды. Санаулы көннәрдән килеп җитәчәк изге кунак - Рамазан аена багышланган иде бу кичә. Бу ай белән бәйле һәр мәсьәләгә җентекләп тукталды Равил хәзрәт, аны исән-имин каршы алып, олы бу нигъмәтнең кадерен белеп, Раббыбыз Үзе риза булырлык итеп гыйбадәттә уздырырга насыйп булса иде дигән дога-нәсыйхәтләрен калдырды.
Әйдәгез кадерле дин кардәшләрем, дусларым Рамазан аен исән-имин каршылап Ураза тотып, мәчетләребездә Тәрәвих намазларын укып, Коръән укып, күберәк изге гамәлләр кылып, җаныбызда, калебләребездә булган хата-кимчелекләрдән, чирләреннән, күңел авыруларыннан арынып Аллаһка тагын да якынаеп ике дөнья бәхетенә һәммәбезгәдә ирешергә насыйп булсын, дип хәбәр ителә "Ислам-Нуры Мәчете" төркемендә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев