Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Аяк киемендәге исне ничек бетерергә?

Үзегезгә саклап куегыз!

Аяк киемендәге исне мамыкка манылган водород перекисе бетерә.

 Замш аяк киемен чистартыр алдыннан, аны парда тотып торыгыз. Соңыннан махсус щетка белән чистартыгыз. Бик нык пычранган булса, нашатырь спирты кушылган сабынлы су белән юыгыз.

 Аяк киеме кысан булса, эченә аз гына спирт яки аш серкәсе, йә булмаса одеколон агызыгыз.

 Аяк киемен лимон кисәге белән ялтыратыгыз. Аннары бәрхет тукыма белән ышкыгыз.

 Аяк киеменә су үтмәсен өчен түбәндәге эремәне кулланыгыз: 40 гр балык маен, ун өлеш балавыз, өч өлеш скипидарны «су мунчасы»нда эретеп, сыек килеш сөртергә кирәк.

 Җылы вакытта аяк киеменә һава үткәрә һәм тиз эри торган эмульсион кремнар, кышын органик эреткечләр нигезендә эшләнгән кремнар кулланыгыз.

 Аяк киеме кремы кипсә, аңа берничә тамчы скипидар салыгыз.

Аяк киеме щеткасын нашатырь спирты кушылган суда юыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев