Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Чикләвекләрне кайчан һәм ничек ашарга кирәк?

Күпләр чикләвекне коры килеш кенә ашый, ләкин чылатып ашау күпкә файдалырак

Чикләвекләрне кайчан һәм ничек ашарга кирәк? Белегез һәм сәламәт булыгыз!

Чикләвекләр ашыйсы килү теләген баса, сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра һәм ябыгырга булыша.

Кайсы чикләвек нәрсәдән файдалы?

  • Көч һәм энергия алу өчен кешью ашагыз. Ул тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра. Шуңа да кешьюны көннең беренче яртысында һәм фитнес-клубка барыр алдыннан ашарга киңәш итәләр.
  • Мәкне спорт белән шөгыльләнеп, тиз арада ябыгырга теләүче кешеләргә ашау файдалы. Анда мускуллардагы авыртуны баса торган матдә бар.
  • Ашкайнату процессын яхшыртырга теләгәндә җитен орлыгы балласт матдәләргә бай һәм алар озак вакыт ашыйсыны китерми. Тәрәт бозылмасын өчен җитен орлыгы ашагач, күп итеп су эчү зарур.
  • Миндальдә аксым күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә.
     

Чикләвектәге файдалы матдәләрне үзләштерүне арттыру өчен түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз!

Чикләвекне алдан чылату фитин кислотасын киметергә ярдәм итә.

 — Нәтиҗәдә, чикләвекләр ашкайнату өчен йомшаграк була, ә алардан витаминнар һәм минераллар җиңелрәк үзләштерелә.

— Әгәр суга бераз тоз кушсаң, чикләвекләрне тузаннан һәм табигый дуплаучы кушылмалардан өстәмә рәвештә чистартырга мөмкин.

Кайсы чикләвекне күпме суда тотарга кирәк?

  • әстерхан чикләвеге — 8 сәгать
  •  миндаль — 12 сәгать
  • пекан — 8 сәгать
  • кабак төше — 7 сәгать
  • макадамия — 4 сәгать
  • эрбет чикләвеге — 8 сәгать
  • урман чикләвеге — 8 сәгать
  •  кешью — 6 сәгать
  •  җитен орлыгы — 6 сәгать
  •  люцерна орлыгы — 12 сәгать
  •  брокколи орлыгы — 8 сәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев