Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Һәвәскәр бакчачы Руслан Бекбулатов киңәшләре

Исегездә тотыгыз!

✅ Көз көне алмагач һәм башка агачлардан коелган яфракларны җыеп яндырырга кирәк. Аларда, гадәттә, гөмбәчек авыруы кутыр (парша) була. Җир белән казып куйсаң, ул шул авыру белән туфракта кала дигән сүз. Бакча читенә өеп куйсаң, анда тычканнар ияләшергә мөмкин. Иң яхшысы – яндыру.

✅ Коелган черек алмаларны да аны җыеп барыгыз. Җирдәге алманың корты чыгып, кабат агач кәүсәсе буйлап үрмәли, башка алмаларны тишеп керә. Бактерияле авырулар белән зарарланган алмалар да була. Коңгыртланып килгән урында ак кутырлар барлыкка килгән алманы күргәнегез бардыр. Аларны бакчадан бөтенләй чыгарып ату җаен карагыз, чөнки алмадагы спора, бактерияләр алмагачны зарарлый.

✅ Җимеш агачлары һәм куакларының авыру билгеләре күренгән ботакларын кисәбез, яшьләрен калдырабыз. Кура җиләгенең озын ботакларын да бераз кыскартабыз. Аннары, кар басып сындырмас өчен, бәйләп куябыз. Аны беренче кар яуганчы эшләргә кирәк, кар явып алса да куркыныч түгел, бәйләргә өлгерәсез. Мин үзем агачларны кыш көне генә, ун градус салкын булганда кисәм, чөнки алар өй артындагы бакчада үсә. Вакыт булганда, җай белән кисәм.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев