Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Яран гөленең файдасы турында беләсезме?

Теш сызлаганда яран гөл яфракларын чәйнәргә кирәк.

Тәрәзә төпләрендә йортка нур өстәп торган яран гөл матур булудан бигрәк, сәламәтлек өчен файдалы, ди белгечләр.

Салкын тиюдән. 1 литр суга 25 г яран гөл яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Аннары тамакны шушы су белән чайкатырга кирәк.

Томау төшүдән. Яран гөл яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була.

Кан басымыннан. Яран гөл яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк.

Отит вакытында. Колак авыртуын басар өчен дә яран гөл яфрагы ярдәмгә килә. Йоклар алдыннан яфракны бөтереп, колакка куеп торырга була.

Теш сызлаганда. Яран гөл яфракларын чәйнәргә кирәк. Ул, стафилококкны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, төрле ялкынсынулардан саклый.

Яран гөлнең яфракларын җыеп, ярты литрлы банкага тутырып, шуның өстенә банка тулганчы аракы салырга. Әлеге төнәтмә 1 атна торгач, сөзегез. Шуны көн саен ач карынга бер чәй кашыгы эчеп куярга. Зобка каршы бик файдалы.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев