Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Яшел суган үстерәбез

Суганнар яхшырак үрсен өчен өчен орлыклык суганның очын кисәбез.

Яшел суган кыягын үстерүнең уңайлы һәм чиста ысулын тәкъдим итәм. Суган кыягын төрлечә: туфракта, йомырка контейнерында, пластик шешәләрдә дә үстереп караганым бар. Пычкы чүбендә иң ошаганы булды.

Моның өчен вак суган, пычкы чүбе (опилка) һәм полиэтилен пакет кирәк.

Пычкы чүбен 1-2 сәгать кайнар суда җебетергә. Аннан суын сыгарга, пычкы чүбе дымлы, әмма юеш булмаска тиеш.

Яхшырак үрсен өчен өчен орлыклык суганның очын кисәбез. Пакет төбенә азрак пычкы чүбе салабыз һәм суганнарны утыртабыз. Капчыкка һава өрдерергә һәм бәйләп куярга кирәк. Кыяклары кисәрлек булганчы шулай бәйләнеп тора ала.

Зилә Идрисова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев