Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кояш күзлеге сайлау СЕРЛӘРЕ

Кыйммәтрәге файдалырак дигән сүз дөреслеккә туры килми.

Кояш күзлегенең ни дәрәҗәдә файдалы булуы аның бәясенә түгел, ультрашәмәхә нурлар (UVA һәм UVB) тәэсирен никадәр чикләвенә бәйле. Шуңа күрә кояштан саклаучы күзлек сатып алыр алдыннан ярлыгындагы санга игътибар итегез. Бу күрсәткеч зуррак булган саен, күзлекнең күзләр өчен файдасы да күбрәк булачак.

Кояш күзлегенең пыяласы калынрак булса яхшырак. Ник дигәндә, кара күзлек кигәч, безнең күз бәбәге зурая. Күзлекнең пыяласы юка булса, ультрашәмәхә нурлар аның аша җиңел генә үтеп кереп, күзләргә зыян салачак.

Пыяласында кыршылган эзләр булмаска тиеш. Алар аша караганда күзләргә икеләтә көчәнергә туры киләчәк. Бу исә күрүне начарлата.

Күзлекнең нинди төстә булуы мөһим түгел! Төсләр күрүгә бернинди йогынты ясамый.

https://vatantat.ru/2022/04/80054/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кояш күзлеге