Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кояш күзлеге сыйфатлымы?

Җәйгә кояштан саклый торган караңгы күзлек алырга тырышабыз. Әмма дөрес сайланмаган, арзанлы, сыйфатсыз күзлекне алмау яхшырак, ул күзгә зыян салырга мөмкин. Кояштан саклый торган күзлекне оптика кибетләреннән, махсус урыннардан гына алырга кирәк.

Офтальмолог-хирург Ирина Федорова кояштан саклый торган күзлекне ничек сайларга икәнен аңлатты.
— Күзлекнең ультрамиләүшә нурлардан саклавы документында күрсәтелергә тиеш. Җитештерүчеләр бу хакта күзлекнең тоткасында тамга сала. Әгәр мондый мәгълүматны таба алмыйсыз икән, күзлегегез бары тик декоратив функция генә үти, аның бернинди файдасы юк, ә зыяны булырга мөмкин. Мондый күзлек караңгы итеп күрсәтә, караңгыда күз карасы зурая, ә сыйфатсыз линза ультрамиләүшә нурлардан сакламый. Нәтиҗәдә мондый күзлек белән кояшта йөрү күзнең челтәр катлавы пешүгә китерә ала. Ә бу күз сукыраюга сәбәпче булырга мөмкин, — диде ул.

КОЯШТАН САКЛЫЙ ТОРГАН КҮЗЛЕК АЛГАНДА, НӘРСӘЛӘРГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ СОҢ?
Җитештерүче линзаларның караңгылату дәрәҗәсен күрсәтергә бурычлы. Күзлек тоткасында сан куелырга тиеш, ул — кояш нурларын уздыру дәрәҗәсе.
1N — 80 % кояш нурларын уздыра; 2N — 43 % кояш нурларын үткәрә, уртача дәрәҗәдәге күзлек санала; 3N — 8-18 % кына кояш нурларын үткәрә, ышанычлы саклый, 4N — 3 % кына кояш нурын уздыра, аны альпинистлар, тау спорты белән шөгыльләнүчеләр генә куллана. Мондый күзлек белән рульгә утырырга ярамый.

Кояштан саклый торган күзлекләрнең линзасы төрле төстә булырга мөмкин. Кара, көрән, соры төсләргә өстенлек бирегез. Көзгеле күзлекләр дә яхшы санала, алар кояш нурларыннан әйбәтрәк саклый. Ә алсу, зәңгәр, кызгылт сары, яшел, сары күзлекләр матурлык өчен генә. Мондый төсләр күзне ультрамиләүшә нурлардан саклый алмаячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев