Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кулланып карагыз, үкенмәссез!

Җәй көне күп кенә хатын-кызлар өчен бер актуаль мәсьәлә бар – үкчәләрне тәрбияләү.


Күп вакыт яланаяк йөрибез, бакчада эшлибез – шуның нәтиҗәсендә үкчәләрдәге тире тупаслана, ярыла һәм шунда тузан-туфрак тулып, ямьсезләнә. Моннан котылу өчен сезгә бик арзан, гади һәм күп еллар сыналган бер рецепт тәкъдим итәбез.

Гап-гади кер сабынын вак угычтан уып, ботка хәленә килгәнче кайнар су агызырга кирәк. Шуңа ярты чәй кашыгы глицерин салып болгатабыз. Глицерин аптекаларда сатыла, арзан гына тора. Әлеге «ботканы» кайнар килеш ике целлофан капка бүлеп салып, яланаякка киеп куябыз. Төшеп китмәсен өчен резинка белән беркетәбез. Кап өстеннән гади оекбаш киеп, кимендә 3 сәгать йөрергә кирәк. Шуннан аякларны җылы суда пемза белән ышкып юып, берәр крем тидереп куябыз. Берничә тапкыр шулай кабатласагыз, үкчәләрегез сабый баланыкы шикелле булачак. Бу әле сөялләрне дә йомшарта, тырнак төпләрендәге караны да ала. Кулланып карагыз, үкенмәссез.

Бакчада эшләгәннән соң аяк-кулларны тәртипкә китерүнең тагын бер гади генә юлы бар. Моның өчен бер помидор кирәк. Хәтта бозыла башлаганы да ярый.
Помидорны урталай ярып, ботка хәленә китереп изәбез һәм шуны аяк табанына сылап, өстеннән целлофан кап киеп куябыз. Кап өстеннән гади оекбаш киеп, өч сәгать тотабыз. Помидордагы кислота тупасланган тирене бик яхшы йомшарта, ярыкларга тулган пычракны чистарта. Әлеге ысулны кулларны агарту өчен дә куллана аласыз. Бу очракта кап урынына перчатка кулланырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев