Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Ни өчен озак йокласаң баш авырта?

7- 8 сәгатьтән дә озаграк йокы йоклап, үзегезгә зыян китерә күрмәгез

Йокыны озак йокласаң кан тамырлары кысыла һәм баш миенә бара торган юлларын да тарайта ди белгечләр. Шул сәбәпле, озак йоклап торганда баш авыртып торырга мөмкин икән.

Шулай ук, горизонталь хәлдә озак яту да зыянлы. Нәтиҗәдә, баш миендә кислород белән баетылмаган кан тоткарлана, ә кислород белән баетылганы азрак күләмдә килә. Баш мие өчен бу начар.

Озак йоклагач, кимендә 10-12 сәгать ашамыйсың, эчмисең. Ашамагач гәүдәгә кирәкле витаминнар һәм сыеклык керми. Бу кан куеруына да китерергә мөмкин.

Шуңа күрә, яллар күп булуына карамастан, 7- 8 сәгатьтән дә озаграк йокы йоклап, үзегезгә зыян китерә күрмәгез. 

erid: 2VtzqwTSgT9

Иң хәерлесе, йокыдан иртә торып, көндез бераз ятып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9