Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

«Суыткычка кайнар ризык куярга ярамый

Күпләр лар, суыткычларны дөрес урнаштырмый. Авылда верандага, мунча алдына, шәһәр җирендә балконга куючылар бар.

Казанның Северный бистәсендә яшәүче Газинур Насыйров суыткычларны кеше белән чагыштыра. “Моторы — йөрәк, трубкалары — кан тамырлары, фреоны кан кебек”, — ди ул. Үз эшенең остасы. 30 елга якын суыткычлар төзәтә. Казан авиация институтын тәмамлагач, “Росторгмаш” оешмасында эшләгән, тора-бара суыткычлар ремонтлау буенча үз эшен ачкан. Хәзер лаеклы ялда, шулай да яраткан эшеннән туктаганы юк.

— Газинур абый, суыткычның гомере ничә ел? Күбрәк нәрсәсе ватыла?
— Завод суыткычларны 10 елга исәпләп чыгара. Миңа 58 яшь. Суыткычлар төзәткәндә кайчак күзләремне уып карыйм. Кайсылары 1950, 1962 елда җитештерелгән, яңа гына конвейердан төшкән сыман эшлиләр. Совет заманында “сыйфат билгесе” өчен эшләделәр шул. Элекке суыткычлар чыдам.

— Хуҗабикәләр нинди хаталар җибәрә соң, суыткычны ничек дөрес кулланырга?
— Күпләр лар, суыткычларны дөрес урнаштырмый. Авылда верандага, мунча алдына, шәһәр җирендә балконга куючылар бар. Суыткыч +5-6 оСтан да салкынрак температурада эшләсә, тизрәк сафтан чыга. Салкында аның майлары ката. Ул кабынып китә алмый. Юеш урында күгәрә башлый. Шулай ук артык эссе дә ярамый, челләдә түбәсе калай белән генә ябылган верандада кеше дә иркенләп сулый алмый. Җитмәсә, суыткычка тәрәзәдән кояш нурлары да төшеп торса. Аннары аны стенадан 5-15 см ара калдырып куярга кирәк. Ул “суларга” тиеш. Артындагы рәшәткәләренең тузанын сөртеп тору мөһим. Җылыткыч приборлар, торбалар янына урнаштыру киңәш ителми.

— Суыткычны елына ничә тапкыр эретергә кирәк?
— Гадәттә, ярты елга бер тапкыр эретергә киңәш ителә. Эченнән барлык әйберләрне алып, сабыр гына бозның эрүен көтәргә кирәк. Очлы әйберләр белән бозын ватарга ярамый. Корытып, сөртеп киптерәсе. Еш очрый торган хата — эреткәч, ризыкларны тутырып, суыткычны кабызу. Болай эшләгәндә, ул тора-бара ватылырга мөмкин. Чистарган суыткычны кабызып, бер-ике сәгать эшләтергә, аннары суынган камерага гына ризыкларны куярга кирәк.

— Мал суйгач, гадәттә, туңдыргычка бик күп ит тутырабыз. Моның зыяны юкмы?
— Җылы итне күп итеп берьюлы туңдыргычка тутыру зыян һәм көч китерә. Итне аз-азлап кына салырга кирәк.

— Запас частьлар белән проблемалар юкмы?
— Запас частьлар бар, тик кыйммәт. 10 мең сум пенсиягә яшәүче әбиләргә суыткыч төзәтергә килгәч, кызганып китәм үзләрен. Шул акчага торакка да түлә, азык-төлек тә ал... Андыйларга ташлама ясарга тырышам. Елый-елый дога кылуларына да риза булам. Тик бушлай да эшләп булмый, запас частьларны сатып алам бит. Шуңа да суыткычның гадиен алырга киңәш итәм. Ватылса да, төзәтергә җайлырак.

— Суыткычның гомерен озынайтыр өчен нишләргә?
— Беренчедән, сатып алганда ук белгеч белән киңәшләшергә кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, иң ышанычлы, чыдам суыткычлар үзебездә җитештерелгәне, әйтик, “Позис”. Шулай ук Белоруссиянекеләр дә яхшы, сыйфатлы. Суыткыч яшь бала кебек. Аның кадерен белеп, карап торсаң, дөрес файдалансаң, кагыйдәләрне үтәсәң, ул озак хезмәт итәчәк.

Эльвира МОЗАФФАРОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев