Төнлә аягың тартышамы?
Файдалы киңәш

Төнлә аягың тартышамы?

Төнлә аяк тартышудан да начар нәрсә юк. Бу киңәш сезгә дә ярдәм итәр.

Тазикка 2-3 литр су салып, кер сабынын эретергә кирәк булачак. Су сөт төсенә әйләнергә тиеш.

Берәр уч аш содасы белән диңгез тозын (булмаганда гади тоз да ярый) кушып, эрегәнче бутагыз. Хәзер бу суга эссе су кушырга кирәк. Эссе су кушкач, 10 тамчы йод кушырга кирәк.

Бу суга аякны тыгып 15 минут көтәбез. 15 минуттан артык тотарга ярамый! Кире процесс башлануы ихтимал.

Аякларны сөрткәч, крем сөртеп куярга кирәк булачак. Ары таба оекбаш киеп йокларга ятырга.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев