Холестеринны киметү өчен лимон һәм сарымсак кайнатмасы
Файдалы киңәш

Холестеринны киметү өчен лимон һәм сарымсак кайнатмасы

Искәрмә: табиб белән киңәшләшмичә, дәвалау чараларын кулланмагыз

 

Холестеринны киметү өчен лимон һәм сарымсак кайнатмасы кулланырга була. Бу ысул кандагы холестеринны киметә, инсульт һәм инфаркт куркынычын киметә, кан әйләнешен яхшырта, дип яза «Шәһри Казан».

Кирәкле ингредиентлар:

- 4 тырнак сарымсак
- 2 лимон
- 700 мл су

Әзерләү ысулы:

1. Сарымсакны чистартып, эре итеп турагыз.
2. Лимоннарны яхшылап юыгыз, аш содасы салынган суда 1 сәгать тотыгыз. Аннан вак итеп турагыз.
3. Лимон һәм сарымсакны кайнап торган суга салыгыз, акрын утта 15 минут кайнатыгыз.
4. Кайнатманы суытабыз, сөзеп, суыткычка куябыз.
5. Көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 50 мл эчегез.

Искәрмә: табиб белән киңәшләшмичә, дәвалау чараларын кулланмагыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


лимон холестирин сарымсак

Нет комментариев