Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Зелпе - бик файдалы җимеш

Бакчада иң иртә өлгерә торган җимешнең җәй башында, витаминнарның җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме бик зур.

Зелпе (жимолость) бакчада иң беренче, май башында ук чәчәк ата, ә июнь башында аның тәмле әчкелтем җимешләре белән сыйланырга була. Җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл, озынча.

Аның җимешләрен яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.

Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Зелпе - зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты - төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә төнәтмәсе төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла.

Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар, дип яза Кызыл таң.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев