Бәрелгәннән соң, ир-ат туктап тормаган, хәрәкәтен дәвам иткән. Гаеплене тоткарлаганнар. Документларны тикшерү барышында машина йөртүчегә 100 яшь икәнлеге ачыкланган.
«Мазда» автомобилен йөртүче 100 яшьлек бабай Ригада «Мерседес» машинасын бәргән, дип хәбәр итә «Известия».
Әлеге гадәттән тыш хәл 12 май көнне Пардаугава районында килеп чыккан. «Мазда» машинасы руле артында утыручы кеше, артка чигенгәндә, туктап торучы «Мерседес» машинасына килеп бәрелгән.
Бәрелгәннән соң, ир-ат туктап тормаган, хәрәкәтен дәвам иткән.
Гаеплене тоткарлаганнар. Документларны тикшерү барышында машина йөртүчегә 100 яшь икәнлеге ачыкланган.
maydan.tatar
Фото: Pašvaldības policija
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев