Күршеләрдә фаҗига
Юл хәрәкәте иминлеге

Күршеләрдә фаҗига

Арчада зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районында зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында йөк машинасы йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл кырыена төшеп киткән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Һәлакәттә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Фаҗига урынында белгечләр эшли.

 

Фото: соцсети

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев