Бер ир-ат, хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аңа пычак белән кадаган
Кеше һәм закон

Бер ир-ат, хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аңа пычак белән кадаган

Җинаять кылганнан соң 86 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда 86 яшьлек ир-ат, 72 яшьлек хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аны пычак белән чәнчеп үтергән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига Толстой урамындагы йортларның берсендә булган. Хатыны иренә кызларының башка ирдән булуын әйткән.

Шунда ир-ат өстәлдән пычак алып, хатынының күкрәгенә кадаган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. Шуннан соң ир-ат үги малаена шалтыраткан, аңа барысын да сөйләп биргән һәм үз-үзенә кул салырга омтылган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять

Нет комментариев