Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр 80 мең сум күләмендәге түләү биреләчәк.
«Бүген фронтовикларга һәм фронтовикларның тол хатыннарына, шулай ук концлагерь тоткыннарына 80әр мең сум түләү турындагы указга кул куелды. Тыл хезмәтчәннәренә һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә, балигъ булган концлагерь тоткыннарына, диңгез һәм авиабазаларда эшләүчеләргә, оборона корылмалары төзүчеләргә — 55әр мең сум түләү билгеләргә», — дигән Президент Владимир Путин.
Моннан тыш, Россия лидеры Оборона министрлыгының Бөек Ватан сугышында катнашучы барлык фронтовикларга төбәкнең, шәһәрнең яки муниципалитетның «Мактаулы гражданины» исемен бирү инициативасын хуплады, дип яза Шәһри Казан.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев