Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Тирәндә икән лә тамырлар...(дәвамы)

Бүгенге командабыз да «Хезмәт»ебезне укылышлы да, абруйлы да итәргә тырыша

(Дәвамы. Башы 1 санда).

Ул чорларда эшләгән журналистлар Нәҗип Мадьяров, Рәфыйк Шәрәфиев, Фәридә Шакирова, Мөдәрис Шәйхиев, Ләйсән Кариева, Илсур Гыйматдинов, Хәлил Нәкыйпов, Нәҗип Әминовларның язмалары газета укучылар арасында зур хуплау тапса, фотокорреспондент Илфат Җиһаншин күп еллар аны сыйфатлы фотосурәтләр белән баетуга зур өлеш кертә. Хәреф хатасы түгел, газетада өтер хатасы да китмәсен өчен күп еллар хезмәт иткән, һәр яктан белемле корректор Рәмзилә Сәгыйтова, Гөлия Закирова, озак еллар секретарь-машинистка булып эшләп, өем-өем килгән хатлардагы мең дә бер кулъязманы танып, аларны газетага хәзерләүче Гөлфара Габдрахманова һәм Любовь Бускина, яңа төр эшчәнлек – реклама юнәлешен башлауга һәм үстерүгә күп хезмәт куйган Лилиана Әхмәтшина, газета-редакция өчен өр-яңа этапны – компьютерлашуны башлаганда көн-төн хезмәт куйган Илнар Йосыпов... – газета елъязмасында үз эзен калдырган кешеләр шактый. Алар белән дә таныштырырбыз әле.

«Хезмәт»нең якын туганы, дус-ты кайсы газета дип сорасалар, мөгаен, күпләр башка район газеталарын әйтер. Тик алай түгел, «Хезмәт»нең кадерле дусты һәм иң якын туганы – «Азьлане» газетасы. Ул 1958 елда, Балтач белән Чепья районнары кушылгач, удмуртчага тәрҗемә ителеп, нәшер ителә башлый. Һәм менә бүгенге көнгәчә күркәм бер коллектив булып эшчәнлеген дәвам итә. Биредә дә буыннар алышынып тора. Берничә дистә ел буе «Азьлане»ның алыштыргысыз редакторы булган һәм үз урынына ышанычлы алмаш тапкач кына лаеклы ялга киткән, әле анда да ярдәм кирәктә һич авырсынмыйча килеп, ике елга якын хезмәт куйган, бик тә хөрмәтле, коллективның олысы-кечесе, яше-карты бердәй хөрмәт итә торган Александр Михайлович Кунаев, бик белемле тәрҗемәчеләр Александр Петров, Валентина Самсонова, бертуган Галина һәм Зоя Федоровалар, Зинаида Гришкина, Гондырдан кадәр дистә еллар җәяүләп йөреп эшләгән машинистка Мария Борисова – әлеге газета райондагы һәр удмурт гаиләсенә килеп торсын өчен зур хезмәт куйган кешеләр.

Күп еллар мөстәкыйль бер зур коллектив булып, республикада үз тиңнәре, коллегалары арасында һәрчак мактаулы булган, шул ук вакытта «Хезмәт»нең игезәк сыңары кебек, шатлык-ларын да, борчуларын да бергә бүлешеп, бик дустанә яшәгән типография дигән оешма да район тарихында калды. Мөбарәк Галиев, Бари Нигъмәтҗанов, Лотфулла Әхмәдуллиннар җитәкчелегендә эшләгәндә үр арты үрләр яулаган бу коллективта эшләүчеләр, аларның истәлекләре белән дә уртаклашырбыз.

Кызганыч, күпләрнең остазы булган Мәгъсүм Хуҗин, Дифгат Сирай, Әхәт Фазылҗанов, Мөдәрис Шәйхиев, Хәмит Фазылҗанов, Лотфулла Әхмәдуллин, Мөбарәк Галиев һәм элекке хезмәттәшләребез Нургаян Габдуллин, Оля Широкова, Гадилә Хәмидуллина, Мулланур Исмәгыйлев, Фирдәвес Шәймәрдановалар арабызда юк инде. Ни хәл итәсең, тормыш дәвам итә.

Моңа кадәр райондашларыбызны гел сокландырып килгән «Хезмәт»ебезнең киләчәге дә өметле булыр дип ышанабыз. Чөнки ул яши, үсә, үзгәрә, яңара, алга юл яра. Бүгенге командабыз да, хөрмәтле ветераннарыбызның матур үрнәк-өлгеләрен дәвам итәргә, «Хезмәт»ебезне укылышлы да, абруйлы да итәргә тырыша. Аларның күбесен язмалары, куйган хезмәтләре аша танып белсәгез дә, истәлекләре, уй-фикерләре сезнең өчен кызык-лы булыр дип уйлыйбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез дә «Хезмәт»ебез белән бәйле истәлекләрне, күңел түрләрендә йөргән хатирәләрне безгә юлласагыз иде. Алар газетабыз һәм сайтыбыз битләрендә, һичшиксез, үз урынын табачак. Юбилей уңаеннан үткәннәргә бергәләп кайтып килик, хәтер утларын тергезик әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"ебезгә - 90! 90 яшьлек юбилей