Балтач мәктәбенең яшьармиячеләре «Патриот»та көч сынашты
Көн темасы

Балтач мәктәбенең яшьармиячеләре «Патриот»та көч сынашты

«Патриот» республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәгендә «Алга яшьармиячеләр» хәрби-спорт уены буенча ярышлар узды

«Патриот республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәгендә «Алга яшьармиячеләр» хәрби-спорт уены буенча ярышлар узды.

Уенның төп максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм армиядә хезмәткә әзерлек өлкәсендә эшне камилләштерү.

«Алга яшьармиячеләр» хәрби-спорт уены буенча ярышларында район данын Балтач урта мәктәбе егет-кызлары яклады һәм икенче урын яулады. Көчле командалар арасында лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән призерларыбызны котлыйбыз, аларга һәм отряд җитәкчесе Сәүдәр Тимербаевка киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез!

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев