Җылы һава торышыннан соң салкыннар башлана?
Көн темасы

Җылы һава торышыннан соң салкыннар башлана?

Алдагы атна башында температураның түбәнәюе фаразлана.

Якын көннәрдә Татарстанда бик җылы һава торышы көтелә, әмма киләсе атна башында температураның төшүе фаразлана. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

23 ноябрьдә яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганасы -1..+2 градуска кадәр күрсәтә, ә көндез +1..+6 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була.

24 ноябрьдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил тизлеге секундына 17-22 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы -2 ..+ 3 градус, ә көндез, алдагы тәүлектәге кебек үк, +1..+6 градус көтелә.

Алдагы атна башында температураның түбәнәюе фаразлана: төнлә -1..-6 градус һәм көндез +2..-2 градуска кадәр. 25 ноябрьдә бераз җепшек кар яварга мөмкин, 26 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев