Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балалардан бәйрәм котлавы

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ватанны саклау – һәр кешенең, бигрәк тә ир-егетләренең изге бурычы.

                        Минем әтием

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.  Ватанны саклау – һәр кешенең бигрәк тә ир егетләренең изге бурычы.

Минем әтием Камил. Ул 1980-1982 нче елларда армиядә  хезмәт иткән.

Әтием илебезнең чиген дошманнардан саклаган. “Армия егетләрдән чын ир-егетләр ясый торган мәктәп ул. Дуслыкның кыйммәтен дә армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә“ ,- дип сөйли әтием.

Безнең илебезнең күге гел аяз, чишмә суларыбыз саф, әниләрнең йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен Ватаны сакларга кирәк.

Мин әтиемне бәйрәм белән котлыйм. Саулык сәламәтлек, озын гомер телим. Үскәч мин дә илебезнең тынычлыгын саклармын.

               Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп -

балалар бакчасы 3 сыйныф укучысы Галиуллин Җәлил.

 

                           Әтием  горурлыгым

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу  көнне  илебез бик зурлап бәйрәм итә. Бөтен кеше үзләренең  бабайларын, әтиләрен, абыйларын бәйрәм белән котлыйлар.

Минем әтием Алмаз.Ул Казахстанда Байконур космодромында хезмәт иткән. Анда элемтәче вазифасын башкарган. Алар космоска ракеталар очыртканнар. Минем әтием дә илебезнең иминлеген саклауда  үзенең өлешен керткән. Мин әтием белән горурланам.

 Аны бәйрәм белән котлыйм. Әтиемә  озын гомер, ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар телим. Илебезнең күге һәрчак аяз, көннәребез имин булсын.

Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп -

балалар бакчасы 3 сыйныф укучысы Латыпова Гөлназ.

 

                        Әтием  ныклы терәгем   

Ватанны саклау – һәр кешенең бигрәк тә ир-егетләренең изге бурычы. Алар  илебезнең иминлеген саклаучылар. Бабайлар, әтиләр, абыйлар  бу бурычны намус белән  үтәгәннәр. Алар сафында минем әтием дә бар.  

Минем әтием Илдар. Ул  1991-1993 нче елларда армиядә хезмәт иткән. Үзенең армия хезмәтен Литва республикасының  Гайджунай шәһәрендә башлый. Аннан соң аны Каунас шәһәренә күчерәләр. Ул анда һава десанты гаскәрендә хезмәт итә. Парашюттан сикерергә өйрәнә. Әтием Адыгей республикасының  башкаласы Майкоп шәһәрендә үзенең хәрби бурычын үтәп  туган авылына кайта.

 Мин әтием белән горурланам. Аны бәйрәм белә котлыйм. Әтиемә сәламәтлек, озын гомер, эшендә зур уңышлар телим.

Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп -

балалар бакчасы 3 сыйныф укучысы Хәлиуллин  Илзат.  

   

                             Минем абыем     

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм  кыюлар көне. Безнең тыныч тормышыбызны дошман бозмасын өчен батыр ир-егетләребез илебез чикләрен саклыйлар.  

Минем абыем Алмаз. Ул 2015-2016 нчы елларда армиядә хезмәт иткән. Абыем Владивосток өлкәсенең Уйсурий шәһәрендә элемтәче һәм шофер булып хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп туган авылыбызга  кайта. Мин абыемны хөрмәт итәм һәм бик яратам. Абыемны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Аңа саулык- сәламәтлек, хәерле озын гомер, эшендә уңышлар телим. Мин дә абыем кебек кыю, тырыш булырмын. Илебезнең тынычлыгын саклармын.

Балтач районы  Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп -

балалар бакчасы  3 сыйныф укучысы Камалов Рүзәл.

 

                          Минем абыем

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.  Ватанны саклау – һәр кешенең, бигрәк тә ир-егетләренең изге бурычы.

Минем абыем Илфат. Ул 2017-2018 нче елларда армия сафларында хезмәт иткән. Ул үзенең хәрби бурычын Мәскәү өлкәсенең Калининград шәһәрендә шофер булып хезмәт итә. Аның хезмәтен яхшы бәялиләр. Ул  старшина дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәрби хезмәтен үтәп туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Мин абыем белән бик горурланам.  Аны бәйрәм белән котлыйм. Абыема саулык-сәламәтлек,  хәерле гомер, эшендә уңышлар телим. Үскәч мин дә абыем кебек тырыш, кыю булырмын. Илебезнең тынычлыгын саклауга өлеш кертермен.

Балтач районы  Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп -

балалар бакчасы  3 сыйныф укучысы  Садртдинов Айнур. 

 

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм котлавы 23 февраль