Сосна авылында яшәүче кадерле әтиебез Тәлгать Фәргать улы Зариповның 12 апрельдә 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле әтиебез! Сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Ходай биргән гомерең әниебез белән тигезлектә, борчу-мәшәкать күрми, тазалыкта, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын тоеп, тыныч матур тормышта яшәргә насыйп булсын.
Туар елларда да тормышыңның
Бөтен ягы булсын түгәрәк.
Бергә-бергә шулай сөенешеп
Гомер итик әле бергәләп.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез, әбиебез, балаларың Данис-Марина, Илзия-Айдар, яраткан оныгың Аяз һәм кода-кодагыйларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев