Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы котлый

Бүләкләнүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Район үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте, җәмгыять тормышында актив катнашканы һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач бистәсенең хезмәт ветераны, Балтач районының мактаулы гражданины, районның хезмәт һәм сугыш ветераннары Советы президиумы әгъзасы Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Игенче» хуҗалыгының амбар хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Нәкыйп улы Гарипов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен район мәгариф бүлеген җитәкләгән Алия Юныс кызы Шагаева Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Район үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте, җәмгыять тормышында актив катнашканы өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач бистәсенең хезмәт ветераны, Балтач районының мактаулы гражданины, районның хезмәт һәм сугыш ветераннары Советы әгъзасы Наил Салих улы Хөснетдинов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «МДСУ-1» оешмасы шоферы Тәбрис Харис улы Вәлиев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Район үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте, җәмгыять тормышында актив катнашканы өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, әфганчылар берләшмәсе рәисе Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Тимирязев исемендәге җәмгыять кладовщигы Госман Корбангали улы Мөхәммәтгалиев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «МДСУ-1» оешмасының карьер җитәкчесе Ләүфән Фәрхулла улы Әхмадуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыяте тракторчысы Фәрит Мөбарәкша улы Мөбарәкшин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, «Игенче» хуҗалыгы тракторчысы Габделхәй Әхмәтша улы Мөхәммәтшин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Район үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте, җәмгыять тормышында актив катнашканы өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, «Балтач якташлык» җәмгыяте рәисе Таһир Галимҗан улы Һадиев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сельхозхимия» оешмасы тракторчысы Лев Васильевич Григорьев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, иминият базары формалашуга һәм үсүгә зур өлеш керткәннәре өчен, «Росгосстрах» компаниясенә 100 ел тулу уңаеннан, «Росгосстрах»ның Балтач филиалы хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  1. Гөлфәния Шәрип кызы Мәхмүтова;
  2. Илүсә Ренат кызы Әхмадуллина;
  3. Зилә Рәфхәт кызы Һидиятуллина;
  4. Кадрия Фәндүс кызы Гарифуллина;
  5. Лилия Рашит кызы Мәхмүтова;
  6. Рәфыйкә Гайнулла кызы Галимуллина;
  7. Лариса Петровна Степанова;
  8. Раушания Мәсхүт кызы Нәкыйпова.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Борнак» җәмгыяте механизаторы Владимир Александрович Якимов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Борнак» җәмгыятенең ферма мөдире Фәрит Миңнеәхмәт улы Хәбибуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сорнай» җәмгыяте сыер савучысы Маргарита Александровна Сергеева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларда актив катнашканнары өчен Татарстан Республикасының Үзәк Авиация клубы инструктор-очучылары район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  1. Сергей Юрьевич Борзенков;
  2. Геннадий Павлович Ореховский;
  3. Җәүдәт Тәлгать улы Садыков.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыяте эшчесе Нургаян Гыйният улы Кәлимуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Мәдәният үсешенә һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калуга зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Казән шәһәре филармониясе артист-инструменталисты Айзат Азат улы Шәйхелмәрданов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Район һәм җирле үзидарә органнары үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын үтәгән Рәнис Борис улы Вафин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

2021-2025 елларга Балтач районы икътисадының мобилизацион планын эшләүдә актив катнашканы өчен район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Булат Харис улы Һадиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Якты юл» җәмгыятенең машина-трактор паркы мөдире Хәлим Хәким улы Хәбибрахманов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Кама» хуҗалыгының механикалаштыру һәм үсемлекчелек буенча хисапчысы Рәйсә Марсель кызы Нәҗипова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач участок урманчылыгы мастеры Илшат Зиннур улы Хәкимов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз алдынгылар хезмәтенә күрә хөрмәте