Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Айзиләнең пьесасын әтисе укыгын мәктәптә сәхнәләштергәннәр (фото)

Айзилә Шакирҗанованың «Кыш бабайга хат» пьесасы «Яшь талантлар» конкурсында җиңү яулаган иде.

Куныр урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары һәм ата -аналары Айзилә Шакирҗанованың "Кыш бабайга хат" пьесасын сәхнәләштергән.

-Тирән эчтәлекле, хәзерге чорга туры килә торган әлеге әсәрне укучылар да, аларның әти-әниләре дә булдырып башкарды, - ди сыйныф җитәкчесе Рамил Нәҗипов.

Пьеса авторына килгәндә, Айзилә Шакирҗанова Балтач урта мәктәбендә белем алды. Мәктәптә укыгын чакларында бик күп конкурсларда җиңү яулап, зур уңышларга иреште. 

Айзиләнең  "Кыш бабайга хат" пьесасы исә "Яшь талантлар" конкурсында җиңү яулаган иде. Шунысы куанычлы, әлеге әсәрне Айзиләнең әтисе белем алган мәктәп укучылары сәхнәгә куйды. 

- Әсәрнең актуальлеге һәм шул ук вакытта аны райондашыбыз иҗат иткән булу икеләтә зур җаваплылык өстәде, һәр артист үзенә тапшырылган рольне җиренә җиткереп башкарды, -  ди үзе дә спектакльдә катнашкан Рамил әфәнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп Куныр пьеса Айзилә