Илдар Хәкимов кемгә нинди вәгьдә биргән?
Гүзәл Уразованың әтисе белән әнисе аның концертында булган. Казанда узган концерт вакытында Гүзәл Уразова сәхнәдән төшеп, тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән, әти-әнисенә чәчәк бәйләмнәре тапшырган. Аларга беренче булып кияүләре Илдар Хәкимов рәхмәтен белдерә.
«Әти-әни, сезгә шуны вәгъдә итәм,— дип якынлаша ул бабай белән әбисе янына. — Кыз баланы үстереп биргәнегез өчен зур рәхмәт, үзең кыз бала үстереп караганда гына аңлыйсың икән ул. Бер дә борчылмагыз, әти-әни, мин сезгә менә шушы балакайны күз карасыдай сакларга вәгъдә бирәм. Рәхмәт сезгә».
Уразова сүзләренчә, алар елына 180нән артык концерт куя һәм шуларның берсенә генә аның әти-әнисе килеп, тамашачы урындыгында утырып, концерт карый ала икән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев