Балтач урта мәктәбенең 1а сыйныфында аулак өй
Мәгариф

Балтач урта мәктәбенең 1а сыйныфында аулак өй

Өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелгән бу чарага балалар бик ныклап әзерләнгән. Шулай булмыйни, "жюри" да иң якын кешеләре - үз әбиләре бит!

Ә алар сабыйларның ихлас чыгышларын бик яратып карады. Бер ай эчендә балаларны бергә туплый, дуслаштыра алган укытучы апалары Ләйсән Илдаровна һәм Лилия Мөбарәковналарга да бик рәхмәтле булды алар. Соңыннан әбиләрне тәм-томнар, кайнар чәй белән сыйладылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аулак өй

Нет комментариев